Кол Шәриф мәчетендәге Татар шамаиле галереясендә гарәп графикасы күргәзмәсе ачыла

2016 елның 27 декабре, сишәмбе

Бүген 16 сәгатьтә Кол Шәриф мәчетендәге Татар шамаиле мәчетендә “Гарәп графикасы: яңа формалар эзләгәндә” дигән күргәзмә ачыла.

Ул танылган рәссамнар – гарәп каллиграфиясендә заманча юнәлеш эшләүче Гөлназ Исмәгыйлева, Айрат Хисмәтуллин, Айзат Минһаҗев һәм Җәмилә Әхмәтгалиеваларның яңа эшләрен берләштерә.

Яшь осталар төс, материал фактурасы, шрифтларны башкару техникасы, геометрик формалар символикасы белән экспериментлар ясаудан курыкмый. Алар төрле конкурс-бәйге лауреатлары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International