Филармониядә Буратиноның Яңа ел маҗаралары

2016 елның 27 декабре, сишәмбе

Татарстанның атказанган артисты Владимир Васильев җитәкчелегендәге филармония музыкаль-әдәби лекторий балаларга янә яраткан тамашаларын – “Буратиноның Яңа ел маҗарлары”н тәкъдим итә. Узган ел әкият зур уңыш белән барган, тамашачыларның күп санлы үтенечләре буенча өстәмә сеанслар да оештырылган. Быел чыгышлар Казанда Татар филармониясендә һәм Чаллыда “КАМАЗ” мәдәният йортында оештырыла. Автокалада әкияне 28, 29 декабрь көнне күрсәтәләр, ә 4-8 гыйнварда тамашалар филармониядә дәвам итәчәк.

Әкияттә Филармония музыкаль-әдәби лекторий артистлары ТРның халык артисты Георгия Ибушев, ТР атказанган артисткасы Регина Вәлиева, халыкара конкурслар лауреаты Оксана Шәйдуллина, Любовь Добрынина, Гөлнара Байназарова, Айтуган Вәлмөхәммәтов, Алсу Мөлекева, Ильяс Камалов (виолончель), Әлфия Мансурова (скрипка), Азат Хәмидуллин (бәрмә уен кораллары), концертмейстер – ТРның атказанган артисты Роман Чуйнов, “Салават күпере” һәм “Задоринки” бию коллективлары, клоуннар һәм фокусчылар, аниматорлар, балалар иҗат коллективлары катнаша. Нәни тамашачыларны Кыш бабай белән Кар кызы каршы алачак, дип хәбәр итә филармониянең матбугат хезмәте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International