Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Язучылар берлеге шагыйрь, тәрҗемәче, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Г.Р.Державин исемендәге әдәби премия лауреаты Беляев Николай Николаевичның вафат булуы сәбәпле аның туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша.
Николай Беляев бәхилләшү 27 декабрь көнне 10.00дә Мөштәри урамы, 14нче йорт адресы буенча урнашкан Язучылар берлегендә узачак. Аны Царицыно зиратына җирлиләр.
Белешмә өчен. Николай Николаевич Беляев 1937 елның 23 сентябрендә Ярославльдә туган. Инженер-геолог-геофизик белгечлеге буенча Казан дәүләт университетын тәмамлаган. Иркутск өлкәсе, Якутия, Төркмәнстан, Урал һәм Татарстанда геологик экспедицияләрдә катнашкан. “Комсомолец Татарии” газеталарында, Казан республика телестудиясендә журналист, Татар АССР Язучылар берлегендә әдәби консультант булып эшләгән. 20 ел дәвамында Казан университетында 20 ел дәвамында «ARS» әдәби студиясе белән җитәкчелек иткән.
Николай Беляев – Атказанган мәдәният хезмәткәре (2000 ел) һәм Г.Р.Державин исемендәге әдәби премия лауреаты (2007 ел).
2017 елда аңа 80 яшь тулган булыр иде. Шагыйрь турындагы якты истәлек безнең йөрәкләрдә мәңге сакланыр...