Кичә К.Тинчурин театрында Киров өлкәсе мәдәният министры Андрей Скальный җитәкчелегендәге делегация булып китте.
Делегация составында мәдәният министры урынбасары Анна Шакина, Киров өлкәсенең С.М.Киров исемендәге драма театры директоры Татьяна Черанева, әлеге театрның сәнгать җитәкчесе Константин Солдатов һәм Вятка филармониясе директоры Эльвира Раскопина да бар иде.
Кунакларны ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин һәм К.Тинчурин театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов озатып йөрде. Делегация вәкилләренә театр бинасы буйлап экскурсия үткәрелде, аның эшчәнлеге турында мәгълүмат ирештерелде. Очрашуда гастрольләр алмашу турында да сүз булды.