Кичә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының Зур сәхнәсендә драматургия өлкәсендәге "Яңа татар пьесасы-2016" конкурсына нәтиҗә ясалды.
Жюриның махсус бүләкләренә 3 автор ия булды: Артур Шәйдуллин (Марсель Абзалов) "Кайтыр юлга чыккан идем", Айсылу Хафизова (Кол Шәрифә) "Прима", Нәфисә Исмәгыйлева (Сын) "Эх, җаныем".
"Балалар өчен пьеса" номинациясендә- Нәфисә Исмәгыйлева (Агач) "Тамчылар пьесасы белән җиңү яулады.
"Стилистик эзләнү өчен" номинациясе җиңүчесе итеп "Кит!..Китмә!" әсәре белән Рәмис Латыйпов (Шурасу) билгеләнде.
"Татар театрының 110-еллыгына багышланган пьеса" номинациясендә Илгиз Зәйниев (Мәгарәчеләр) "Җәүдәт белән Зөбәрҗәт" пьесасы белән җиңү яулады.
ТР Мәдәният Министрлыгының махсус бүләгенә "Нәгыймә" пьесасы белән Ркаил Зәйдулла (Субаш) ия булды. Өченче премия-Зөлфәт Хәким (Илхан Казанлы) "Тәрәзәдә һаман ут яна". Икенче премия- Айгөл Әхмәтгалиева (Фәтхи) "Сагынган чакларымда". Беренче премия- Илгиз Зәйниев (Җамалетдин) "Борһан йорты". Тантананы Татарстанның атказанган артисты Фәнис Җиһаншин алып барды.