Маэстро үзенең иҗат кичәсенә чакыра

2016 елның 23 декабре, җомга

24 декабрь көнне С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концертлар залында Россиянең халык артисты Александр Сладковскийның иҗат кичәсе узачак. ТР Дәүләт симфоник оркестрының сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры “Маэстро һәманың яраткан әсәрләре” программасы белән чыгыш ясаячак.

Аның иҗатына гашыйклар гаҗәеп музыка тыңлап кына калмыйча, Александр Сладковскийга үзләрен кызыксындырган сорауларны да бирә ала. Ә концерттан соң маэстро автограф бирәчәк һәм тамашачылар белән истәлеккә фотога да төшәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International