Татар дәүләт филармониясе “Щелкунчик”ны яңача тәкъдим итә

2016 елның 23 декабре, җомга

Татар дәүләт филармониясендә бүген тагын бер Яңа ел әкияте – Э.Гофман әсәре буенча яңача куелган “Щелкунчик” күрсәтелә башлады. Әкиятне Татарстан Республикасының Филармония джаз-оркестры тәкъдим итте.

Һәркайсыбыз Яңа ел алдыннан ниндидер могҗиза көтеп яши һәм бу тарих хыялларны тормышка ашыра – һәрчак бәхет яши торган дөньяга күчерә.

Гадәти булмаган персонажлар, оркестр башкаруында популяр джаз музыкасы, “Салават күпере”  ансамбле башкарган биюләр, клуон, аниматорлар – болар барысы да әкият дөньясына алып китә.

Тамашадан соң Кыш бабай һәм Кар кызы белән чыршы тирәли әйлән-бәйлән көтә.

Проектның җитәкчеләре – Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисткасы Лидия Әхмәтова. Дирижер – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Анатолий Василевский. Режиссер – Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Надежда Будыленко.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International