Чаллы татар дәүләт драма театры нәни тамашачылар өчен Илгиз Зәйниев әкияте буенча куелган “Урман club” мюзиклын тәкъдим итте. Әлеге тамаша 8 гыйнварга кадәр һәр көнне 10, 12, 15 һәм 17 сәгатьләрдә күрсәтеләчәк.
Әлеге мюзиклны Татарстанның атказанган артисты Рушания Таһирова сәхнәләштергән. Биюләрне артист Рәзил Фәхретдинов куйган. Җырларга көйләрне яшь композитор Гөлназ Закирова язган, оранжировканы Ришат Шәйхетдинов ясаган. Киемнәр һәм сәхнә бизәлеше - Наталья Порейдо белән Ләйсән Галимова.
Бу мавыктыргыч, кызыклы, күңелле, искиткеч Яңа ел әкияте. Аны карарга килгән кечкенә тамашачыларны урман җәнлекләренең төрле маҗаралары көтә. Алар урман аланына җыелып, зур музыкаль фестиваль уздыралар. Спектакль тәмамлангач балаларны Кыш бабай һәм Кар кызы катнашындагы дискотека көтә.