“Хәзинә” Милли сәнгать галереясендә совет рәссамнары эшләре урын алган күргәзмә ачылды.
Дәүләт музеена 95 картинаны Елена һәм Геннадий Тимченколар Хәйрия фонды тапшырган. Шунысы сөенечле, алар арасында Татарстан рәссамнары – татар сәнгате классигы Бакый Урманчының “Юрта” һәм Валерий Скобеевның “Рәссам остаханәсе почмагы” картиналары да бар.
Экспозициядә Гелий Коржев, Петр Оссовский, Виктор Попков, Наталья Нестерова, Татьяна Назаренко, Владимир Стожаров кебек танылган рәссамнарның эшләре дә урын алган.
Картиналарда илнең 1930 еллардан алып ХХ гасыр азагына кадәрге сынлы сәнгать үсешенең төрле чорлары сурәтләнгән: биредә портрет, жанрлы картина, пейзаж, натюрмортлар күрергә мөмкин.
Коллекциядә тәмамланган картиналар да, дөнья күргәзмәләрендә урын алган танылган полотноларның эскизлары да да тәкъдим ителгән.