25 декабрь көнне 10.30да С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концертлар залында «Рождественские сны Оле-Лукойе» дигән балалар музыкаль фантазиясе белән Раштуа фестивале ачыла. Ә кич белән фестивальгә килүчеләрне «Мгновения счастья с Микаэлом Таривердиевым» дигән концерт көтә. Анда танылган музыкантның популяр әсәрләре яңгыраячак.
«Рождественские сны Оле-Лукойе»да төп рольне Нью-Йорктан килгән актер, режиссер Рөстәм Галич башкара. Сәхнәләштерелегән тамашада камера ансамбле (кыллы квинтет, флейта, кларнет, бәрмә уен кораллары), “Казан” бию ансамбленең кече төркеме (җитәкчесе Нигина Әхмәдуллина), яшь артистлар катнаша.
Тамаша башланыр алдыннан нәни тамашачылар Кыш бабай һәм Кар кызы белән бергә чыршы тирәли әйлән-бәйлән уйнаячак. «Рождественские сны» концерты тамашачыларга Яңа ел каникуллары вакытында - 30 декабрь, 3, 4, 5 һәм 6 гыйнвар көнне дә күрсәтеләчәк.
«Мгновения счастья с Микаэлом Таривердиевым» кичке концерты танылган музыкантның 85 яшьлек юбилеена багышлана. Концертта ТРның атказанган артисткасы Анна Гулишамбарова җитәкчелегендәге “Новая музыка” камера оркестры катнаша. Солистка – ТРның атказанган артисткасы Юлия Җиһаншина.
Шунысын да әйтеп узарга кирәк, Микаэл Таривердиев кино музыкасы өчен иң күп премия алган кеше буларак Гиннесның рекордлар китабына кергән.
Искәртеп узабыз: Раштуа фестивале Казанда 25 декабрьдән 7 гыйнварга кадәр узачак. Фестиваль кунакларын бай концерт программасы көтә. Анда Татарстанның әйдәп баручы музыка коллективлары, классик һәм джаз музыкасы йолдызлары катнашачак.