Кичә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында балалар өчен Яңа ел тамашалары башланды. Иң элек сабыйларга театр фойесында урнаштырылган купшы чыршы тирәли әйлән-бәйлән уены оештырылды. Шунысы үзенчәлекле: быел бәйрәмгә Кыш бабай белән Кар кызы гына түгел, Дед Мороз белән Снегурочка да килгән иде.
Балалар төрле уеннарда катнашты, бәйрәм викторинасы сорауларына бергәләп җавап эзләде. Соңрак тамаша залында тылсымлы маҗараларга бай "Әкият китабы" спектакле тәкъдим ителде. Шамил Фәрхетдинов балалар өчен иҗат иткән пьесаны К.Тинчурин театрының яшь артисты Зөлфәт Закиров сәхнәләштергән. Куелыш җитәкчесе – Россиянең атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рәшит Заһидуллин.
Яңа ел тамашалары киләсе елның 6 гыйнварына кадәр дәвам итәчәк. Нәни тамашачыларга “Әкият китабы”ннан тыш, “Шүрәле-online” һәм “Али баба һәм өч карак” спектакльләре дә тәкъдим ителәчәк.