Казан сәнгать училищесы “Ладья. Кышкы әкият-2016” күргәзмәсендә катнашкан

2016 елның 22 декабре, пәнҗешәмбе

Н.И.Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесы “Ладья. Кышкы әкият-2016” Бөтенроссия сәнгать кәсепчелеге күргәзмәсендә катнашкан. Ул 14-18 декабрь көннәрендә Мәскәү Экспоүзәгендә үткән. Күргәзмә-конкурста А.Җәмилева, А.Мөсәвирова һәм декоратив-гамәли сәнгать һәм халык кәсепчелеге белгечлеге студентлары эшләре тәкъдим ителгән.

Күргәзмә эшләгән көннәрдә барлыгы 70 меңнән артык кеше килгән. Оештыручылар һәм кунаклар Казан осталары әсәрләрен бик югары бәяләгән. “Ладья” конкурсы нәтиҗәләре буенча Н.И.Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесының А.Җәмилева җитәкчелегендәге “Декоратив-гамәли сәнгать һәм халык кәсепчелеге” бүлеге халык сәнгате традицияләрен саклап калган өчен өченче урынга лаек булган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International