Утлы тамаша үткән көннәрдә Казан Кремле музейларының эш тәртибе үзгәрә

2016 елның 22 декабре, пәнҗешәмбе

Спас манарасында утлы тамаша үткән көннәрдә, 27-31 декабрьдә Казан Кремле музейлары 21.00гә (кассалар 20.30га кадәр) эшләячәк.

Яңа ел бәйрәмнәрендә (2017 елның 1-8 гыйнвары) Татарстан Табигый тарих музее, “Эрмитаж-Казан” үзәге, “Манеж” күргәзмәләр залы, Татарстан дәүләтчелеге тарихы музее, Туп сарае музее һәм Благовещенский соборы тарихы музее көн саен эшли.

1 гыйнвар - 12:00 дән 18:00гә кадәр.

2 гыйнвар (утлы тамаша үткәрелә торган көн) –10:00нан 21:00гә кадәр.

3-5, 7 һәм 8 гыйнвар – 10:00нан 18:00гә кадәр.

6 гыйнвар – 11:00 дән 20:00гә кадәр, кассалар 19:30га кадәр.

Ислам мәдәнияте музее: 1 гыйнвар – 12дән 19:00гә кадәр. 2 гыйнвар – 9:00дән 21:00гә кадәр. 3 - 8 гыйнвар – 09:00дән 19:00гә кадәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International