21 декабрь көнне “Эрмитаж-Казан” үзәгендә Кино елын тәмамлаучы “Реаль булмаган геройларның Яңа ел тарихлары. Курчак сезоннары” дигән күргәзмә ачылды. Аның геройлары безгә кино һәм мультфильмнар, әкиятләр, риваятьләр буенча таныш.
Күргәзмәдә кышкы бәйрәмнәргә багышланган мультфильмнар һәм аларга эскизлар тәкъдим ителгән. Бирегә килүчеләрнең барысы да мавыктыргыч экскурсияләрдә һәм иҗади дәресләрдә катнаша ала.