Казан Кремлендә – “Петербург очрашулары”

2016 елның 22 декабре, пәнҗешәмбе

“Казан Кремле” музей-тыюлыгының “Манеж” күргәзмәләр үзәге иртәгә “Петербург очрашулары”на чакыра. Габдулла Тукай үзенең кыска гына гомерендә Җаек, Троицк, Әстерхан, Самара, шул исәптән Санкт-Петербургта да булып өлгергән. Аның тормышының әлеге битләре “Манеж”да уза торган “Тукайга сәяхәт” күргәзмәсендә чагылыш тапкан. Төньяк башкала кунаклары күргәзмә кысаларында бөек шагыйрьне искә алу өчен махсус программа әзерләгән.

Кичәнең махсус кунагы Россия һәм Татарстанның халык артисты Ренат Ибраһимов булачак. Иҗади очрашуда ул үзенең репертуарындагы җырларны башкарачак, быел дөнья күргән өч өлештән торган музыкаль җыентыгын тәкъдим итәчәк.

Чарада “Тукайга сәяхәт. Шагыйрь туган көнгә 130 ел тулуга багышлап” күргәзмәсенең иллюстрацияле зур каталогын тәкъдим итү булачак. Аны “Казан Кремле” музей-тыюлыгы ТР Фәннәр академисяенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты белән бергә әзерләгән.

Күргәзмә экспонатлары арасында рәссам Фәйзрахман Әминов эшләре дә бар. “Петербург очрашулары” кысаларында аның улы Фәйзулла Әминов әтисенең иҗаты һәм аның язмышында Тукай мирасы уйнаган роль хакында бәян итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International