Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин Ватандашлар эшләре буенча Координацион совет утырышында катнашты

2016 елның 22 декабре, пәнҗешәмбе

Кичә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Президенты карамагындагы Ватандашлар эшләре буенча Координацион совет утырышын үткәрде. Чарада милләттәшләргә ярдәм итү буенча башкарылган эшләр турындагы доклад белән Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин чыгыш ясады.

Министр сүзләренчә, татар телен һәм мәдәниятен саклап калу һәм үстерү, республикадан читтә яшәүче татарларның рухи ихтыяҗларын канәгатьләндерү бурычлары 2014 елдан башлап программа-максатчан якын килү кысаларында хәл ителә. Ел саен 4 дәүләт программасы акчалары мәдәни, агарту, мәгариф, фәнни-тикшеренү һәм методик характерданы 300дән артык чараны тормышка ашыруга тотыла.

“Бүгенге көндә республикадан читтә яшәүче татарлар милли проектларны бик актив тормышка ашыра. Республикадан күрсәтелә торган дәүләт ярдәме моңа уңай тәэсир итә”, - дип билгеләп үтте Айрат Сибагатуллин.

2016 елда Россиянең 22 төбәгендә һәм чит илләрдә татар милләтенең күренекле иҗат әһелләренең юбилейларына багышланган чаралар узды. Казахстан Республикасының Семей шәһәрендә шагыйрь Габдулла Тукайга, Түбән Новгород өлкәсенең Уразавылда җырчылар Хәйдәр Бигичев һәм Рәшит Ваһаповка һәйкәл ачылды. Иң яхшы иҗат коллективлары Россиянең 14 төбәге, шулай ук Абхазия, Кыргызстан, Нидерленд, Финляндия, Кытай, Судан, Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә гастрольләрдә булды. Ел саен Мәскәүдә Татарстан мәдәнияте көннәре үткәрелә, Санкт-Петербургта егерме биш елга беренче тапкыр Камал театры гастрольләре узды. Быел Венада беренче тапкыр Сабан туе үткәрелде.

Мәдәният министры сүзләренчә, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов карары белән, 2014-2016 елларга исәпләнгән “Татар халкының милли үзенчәлеген саклап калу” Дәүләт программасы киләсе өчьеллыкка да дәвам иттереләчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International