Казанда Татарстанның халык артисты Празат Исәнбәт истәлегенә мемориаль такта ачылды

2016 елның 21 декабре, чәршәмбе

Бүген Казанның Татарстан урамында урнашкан 7нче йортта Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры режиссеры, Татарстанның халык артисты, Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе  Празат Исәнбәт хөрмәтенә мемориаль такта ачылды. Гомерен Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрына багышлаган танылган актер һәм режиссер 1981-2001 елларда нәкъ менә шул йортта гомер кичергән.

Празат Исәнбәтне искә алырга Татарстан Мәдәният министрлыгы вәкилләре, театр җитәкчеләре, туганнары, иҗатташ дуслары килгән иде.

Мемориаль тактаны авторы Фариз Фәсхетдинов. Тантаналы чара татар театрының 110 еллыгын бәйрәм итү кысаларында узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International