Кариев исемендәге Яшь тамашачы театрында “Кар патшабикәсе балы” башланды

2016 елның 21 декабре, чәршәмбе

Кичә Казанның Г.Кариев исемендәге Яшь тамашачы театры Яңа ел тамашаларын башлап җибәрде. Артистлар ике төркемгә бүленгән, бер төркем театрда “Кар патшабикәсе өчен бал” спектакле белән чыгыш ясый. Ә икенче төркем исә Хәбир Ибраһимның “Кышкы әкият”ен республика мәктәпләрендә һәм балалар бакчаларында күрсәтә. Спектакльләр 29 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Барлыгы 54 тамаша күрсәтү ниятләнгән.

Көнгә ике спектакль куела: берсе татар телендә, ә икенчесе рус телендә бара. Алар 10.00 һәм 13.00дә башлана. 26 декабрь көнне исә, өч тамаша күрсәтеләчәк. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International