“Хәзинә” галереясендә совет рәссамнарының уникаль коллекциясе тәкъдим ителә

2016 елның 21 декабре, чәршәмбе

Иртәгә “Хәзинә” милли сәнгать галереясендә совет рәссамнары эшләре урын алган күргәзмә ачыла. Татарстан Республикасының Дәүләт сынлы сәнгать музеена аларны Елена һәм Геннадий Тимченколар Хәйрия фонды тапшырган. Экспозициянең күп өлешен Константин Зефиров, Гелий Коржев, Виктор Попков, Петр Оссовский, Татьяна Назаренко, Наталья Нестерова, Виктор Перельман, Владимир Стожаров эшләре алып тора. Картиналарда илнең 1930 еллардан алып ХХ гасыр азагына кадәрге сынлы сәнгать үсешенең төрле чорлары сурәтләнгән: биредә портрет, жанрлы картина, пейзаж, натюрмортлар күрергә мөмкин.

Коллекциядә тәмамланган картиналар да, дөнья күргәзмәләрендә урын алган танылган полотноларның эскизлары да да тәкъдим ителгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International