Кичә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында Дамир Сираҗиев премияселауреатларын бүләкләү тантанасы узды. Премияләр тапшыру тантанасын Татарстанның халык артисты Луара Шакирҗанова ачып җибәрде.
Сәламләү сүзләрен Татарстан Республикасы мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Камалова җиткерде һәм премия лауреатларын атады. Быел әлеге бүләккә классик драматургия образларын иҗат итүдәге осталыгы, “Тәрҗемәләр һәм сәхнә өчен әсәрләр” китабы өчен, Татарстан Республикасының атказанган артисты Илтөзәр Мөхәммәтгалиев, театр сәнгатендәге казанышлары һәм Т. Миңнуллин исемендәге Татар дәүләт драма театры үсешенә зур өлеш керткәне өчен Гүзәл Шәмәрдәнова, Татарстан Республикасы театрларында куелган спектакльләргә оригиналь музыка язганы өчен М. Җәлил исемендәге премия лауреаты, композитор Эльмир Низамов, татар театр сәнгатен пропагандалауга зур өлеш керткәне өчен, тележурналист, “Калеб” иҗат берләшмәсенең җитәкчесе Гүзәл Сәгыйтова ия булды.
1999 елдан бирле Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы һәм “Җыен” татар телен, сәнгатен саклау һәм үстерү фонды тарафыннан театр сәнгате өлкәсендә Дамир Сираҗиев премиясе тапшырылып килә. Шушы вакыт эчендә Татарстан, Россия һәм чит төбәкләрдән дистәләгән данлыклы театр эшлеклеләре әлеге премиягә ия булдылар. Алар арасында театр өлкәсендә эшләүче төрле профессия вәкилләре: режиссер, актер, драматург, сценографлар, театр тәнкыйтьчеләре, җәмәгать эшлеклеләре, директорлар. Әлеге премиягә лаек булган берничә исемне генә атап үтү дә җитәдер: М.Сәлимҗанов,Ф.Бикчәнтәев, Т.Еникеев, З.Хәким, Т.Миңнуллин, А.Степанова, А.Славутский, Р.Таҗетдинов, М.Айтуганова, Р.Исрафиловһәм башкалар. Дамир Сираҗиев премиясе лауреатлары арасында бер генә очраклы кеше дә юк. Алар барысы да театр дөньясында танылган, үз исемнәрен булдырган шәхесләр.