Казанда «Филармониада» халыкара фестивале тәмамланды

2016 елның 16 декабре, җомга

Кичә Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә “Филармониада” IX Халыкара фестивале тәмамланды. Соңгы көндә Анатолий Шутиков җитәкчелегендәге ТР Халык уен кораллары дәүләт оркестры “Тенорлар, баритоннар, баслар парады” программасын тәкъдим итте.

Программага рус халык җырлары, оркестр әсәрләре һәм чит ил һәм совет операларыннан арияләр, оперетталар, мюзикллар тәкъдим ителде. Оркестр белән бер сәхнәдә Руслан Кадыйров (тенор, Мәскәү), Александр Михайлов (тенор, Санкт-Петербург), Артур Исламов (баритон, Казан), Сергей Топтыгин (бариток, Мәскәү), Михаил Гужов (бас, Мәскәү), Вадим Кравец (бас, Санкт-Петербург) чыгыш ясады.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International