Бүген Зәйнең музыка мәктәбе үзенең 55 еллыгын бәйрәм итә. Мәктәпне котлар өчен аның элеккеге җитәкчеләре, укытучылары һәм укучылары җыелган, дип хәбәр итә муниципаль районның матбугат хезмәте.
Тантанага Зәй районы башлыгы Рәзиф Кәримов, “Челтәр компаниясе” ААҖ генераль директоры Илшат Фәрдиев, мәдәният һәм сәнгать уку йортлары буенча Республика методик үзәге директоры Татьяна Фель, республиканың музыка көллиятләре җитәкчеләре килгән иде. Юбилей кичәсенең ике сәгатьлек программасында ТР сәнгать осталары чыгышлары укучылар әзерләгән номерлар белән үрелеп барды.
Бүгенге көндә музыка мәктәбендә 16 белгечлек буенча 271 бала укый. Мәктәп оешкан көннән аны 1225 кеше тәмамлаган, аларны күбесе музыканы үз һөнәрләре итеп сайлаган.
Музыка мәктәбе актив мәдәни-агарту эшчәнлеге белән шөгыльләнә, шәһәр һәм районның гомумбелем һәм социаль учреждениеләре белән тыгыз хезмәттәшлек итә. Мәктәп оештырган барлык концертлар да хәйрия юнәлешендә.