Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин Питрәч районының Карповка авылында яңа Мәдәният йортын ачуда катнашты

2016 елның 16 декабре, җомга

Бүген Питрәч районының Карповка авылында яңа Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин катнашында яңа Мәдәният йорты ачылды. Клуб республика программасы буенча төзелгән.

Яңа клуб илле кешегә исәпләнгән. Биредә бәйрәмнәр һәм төрле кичәләр үткәрү планлаштырыла. Яңа клубка физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр дә килә ала. Алар өчен махсус урыннар булдырылган.

Бу ялларда ук авыл кешеләре вокал, хореография, сынлы сәнгать буенча беренче дәресләр ала алачак. Барлыгы 10лап түгәрәк эшләячәк. Элегрәк иске бинада урнашкан китапханә дә клубка күченә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International