16, 17 декабрьдә “Әкият” курчак театрында Ркаил Зәйдулла пьесасы буенча «Бүре җиләге» спектакленең премьерасы узачак. Спектакльнең режиссеры Татарстанның һәм Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе Илдус Зиннуров, рәссамнары - Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Булат Насихов һәм Фәридә Мөхәммәтшина, композиторы – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Мәсгүдә Шәмсетдинова, аранжировка Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Юрий Чаплин, пластика – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Гүзәл Маннапова. Шигырьләрне Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Әзһәр Шакиров укый. Спектакльдә татар труппасының җиде артисты – Татарстанның халык артисты Рәмзия Фәйзуллина, Татарстанның атказанган аристлары Ришат Гыйздәтуллин, Юрий Чуктиев, Гөлнур Габдрахманова, артистлар Миләүшә Фәйзрахманова, Марс Гайфуллин, Рузилә Зарипова уйный.
Спектакль балаларга миһербанлы булып үсәргә, туган якны, туган йортны, ата-аналарны онытмаска өйрәтә.
Спектакль Татарстан Театр әһелләре берлеге Гранты ярдәмендә куелды.