17 декабрь 19.00дә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Дамир Сираҗиев исемендәге Иҗтимагый премия лауреатларын бүләкләү тантанасы була.
Премия 1999 елдан башлап Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм “Җыен” татар телен һәм мәдәниятен үстерү һәм саклап калу фонды тарафыннан театр сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткән һәм әдәбият, театр сәнгате һәм кино сәнгате өлкәсендә илкүләм һәм төбәк дәрәҗәсендә югары бәяләнгән шәхси иҗат эшләре өчен бирелә. Премия лауреатлары арасында режиссерлар Марсель Сәлимҗанов, Александр Славутский, Фәрит Бикчәнтәев, Рифкать Исрафилов, композитор Мәсгүдә Шәмсетдинова, драматурглар Зөлфәт Хәким, Юныс Сафиуллин, рәссам Тан Еникиев, артистлар Ринат Таҗетдинов, Роза Хәйруллина, Илдар Сәетов һәм башкалар бар.