Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында Россия киносы елы кысаларында игълан ителгән Ачык республика киносценарийлар конкурсына нәтиҗәләр ясалды.
Бәйгегә 16 сценаристтан 20дән артык эш алынды. Тугызы аталган шартларга туры килмәү сәбәпле, конкурска кабул ителмәде. Нәтиҗәдә, бәйгедә12 сценарий катнашты. Эксперт комиссиясе әгъзалары җиде тулы метражлы фильм һәм биш кыска метражлы фильм карады.
Экспертлар комиссиясенә ТР мәдәният министры урынбасары, конкурс комиссиясе рәисе урынбасары Гүзәл Шәрипова, кинематография секторы мөдире, конкурс комиссиясе секретаре Лия Гыйльметдинова, “Татаркино” директоры Владимир Батраков, ТР Кинематографистлар берлеге рәисе Илдар Ягъфәров, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының кино һәм телевидение факультеты деканы урынбасары Антон Шутов, С.Гобәйдуллина исемендәге Заманча музыка үзәге директоры Ләлә Гарифуллина, сценарист Мансур Гыйләҗев керде. Конкурска кабул ителгән кино сценарийларын бәяләү буенча экспертлар советын ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин җитәкләде.
Эшләрне сайлап алган вакытта текстларның идея-сәнгать әһәмияте, идеяләрнең һәм автор позицияләренең үзенчәлеге, актуальлеге һәм әһәмияте исәпкә алынды.
Конкурсның “Тулы метражлы уен фильмына иң яхшы киносценарий” номинациясендә “Булгария” дигән эш белән Элеонора Рылова җиңүче дип табылды.
“Иң яхшы кыска метражлы фильм” номинациясендә “Хәлимә” дигән эш белән Юлия Захарова җиңүче булды.
Җиңүчеләр 70 000 һәм 30 000 мең сум күләмендә акчалата бүләк алачак.