ТР Дәүләт сынлы сәнгать музеенда “Россия тарихы фотосурәтләрдә. 1946 - 1964” күргәзмәсе ачылды

2016 елның 16 декабре, җомга

Бүген Татарстан Республикасының Сынлы сәнгать музеенда “Россия тарихы фотосурәтләрдә. 1946 – 1964” дигән күргәзмә ачыла. Ул музей 1997 елда башлаган “Россия тарихы фотосурәтләрдә. Россиянең фотоелъязмасы” программасын дәвам итә.

Күргәзмәдә Россия фотографиясе классиклары - Дмитрий Бальтерманец, Лев Бородулин, Всеволод  Тарасевич, Виктор Ахломов, Валерий Генде-Роте, Роберт Диамент, Эммануил Евзерихин, Владислав Микош, Александр Устинов эшләре тәкъдим ителгән. Шулай ук иҗатлары җәмәгатьчелеккә аз мәгълүм Михаил Грачев, Анатолий Морозов, Николай Волков, Семен Мишин-Моргенштерн һәм башкаларның фотосурәтләре дә урын алган.

Экспозициядә Россиянең Бөек Ватан сугышы тәмамланып, тыныч тормышка әйләнеп кайту чоры сурәтләнгән эшләр тәкъдим ителгән. Анда Мәскәү төзелүгә 800 ел тулуны бәйрәм итү, КПССның ХХ съезды, беренче космонавт Юрий Гагаринны хөрмәтләү, академик Ландауга Нобель премиясен тапшыру кебек әһәмиятле вакыйгалар тәкъдим ителгән. Шулай ук күргәзмә үзәгендә көндәлек тормыш, мәгариф, фән, мәдәният һәм спорт өлкәсендәге казанышлар да урын алган.

“Россия тарихы фотосурәтләрдә. 1946 – 1964” күргәзмәсе – елъязма, аңа Мәскәүдә алып Чиләбе, Норильскидан алып Кырымга, Ленинградтан Владивостокка кадәр илнең иң төрле географик нокталарыннан кадрлар кергән. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International