Бүген Казан дәүләт яшь тамашачылар театрында Николай Эрдманның “Самоубийца” пьессасы буенча куелган “Страсти по Семену Семеновичу” спектакленең премьерасы була. Төп рольдә – Татарстанның халык артисты Михаил Меркушкин.
Бу спектакль тарих, гади кешеләр тормышы, теләсә нинди шартларда да кешенең кеше булып калырга тиешлеге хакында.