Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибагатуллин Индонезиянең Россиядәге илчесе Мөхәммәд Вахид Суприяди белән очрашты

2016 елның 14 декабре, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибагатуллин Индонезия Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле вәкиле Мөхәммәд Вахид Суприяди белән очрашты.

Очрашу сөенечле вакыйга – Индонезиядән килгән яшь парның никах тантанасы турында фикер алышудан башланды. Алар иртәгә Казаннның Кол Шәриф мәчетендә никахлаша. Тантананы ике як өчен дә тарихи дип атарга була, чөнки әлеге ил гражданнары Казанда беренче тапкыр өйләнешә.

Суприяди әфәнде бу туйның Индонезия туристлары өчен яхшы промо-акция булыр дигән ышаныч белдерде.

Очрашуның икенче яртысында 2017 елның августында Татарстан Республикасында Индонезия Республикасы Мәдәнияте көннәре һәм 2018 елда Индонезия Республикасында Татарстан Республикасы Мәдәнияте көннәрен үткәрү турында фикер алышу булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International