Тинчурин театры “Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр” музыкаль комедиясе премерасын тәкъдим итә

2016 елның 14 декабре, чәршәмбе

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры 16 декабрьдә сезонның чираттагы премьерасын – “Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр” музыкаль комедиясен тәкъдим итә. Спектакльнең нигезе итеп күренекле татар драматургы Туфан Миңнуллинның иң популяр әсәрләреннән берсе – "Ак тәүбә, кара тәүбә" пьесасы алынган.  Режиссер Резеда Гарипова куелышында исә әсәр заманча яңгыраш ала. Музыкаль комедиянең “Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр” дип аталуы да шуның белән аңлатыла.

Резеда Гарипова спектакльнең режиссеры булудан тыш, музыка авторы да. Җыр текстларын Илфак Хафизов, Ранил Җамалиев иҗат иткән. Спектакльнең рәссамы – Альбина Хөсәенова, хормейстеры – Алия Хәмзина. Музыкаль җитәкче – Евгения Глухова.

Музыкаль комедиядә Тинчурин театрның сәләтле яшьләре – Булат Зиннәтуллин, Илнур Байназаров, Зөлфәт Закиров, Артем Пискунов, Диләрә Фәттахова, Гүзәл Галиуллина, Камилә Галиева, Салават Хәбибуллин, Айсылу Мөсәлләмова катнаша.

Спектакльнең сюжетына килгәндә, ул бик гади. Төп геройлар – дүрт дус егет акча эшләргә китәләр. Вакыт чикле, өстәвенә объектны да соңга калмый тапшырырга кирәк. Әмма яшьлек дәрте ташып, йөрәгеңә гыйшыйк уты капса, нишләргә?.. Ләкин, төп геройлар кайсы гына юлны сайламасын, ниләр генә эшләмәсен, шунысы сөенечле: егетләр дуслыкларына тугры кала.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International