18 ноябрьдә Самара өлкәсенең Камышлы районы Татар Байтуганы авылында беренче татар әлифбасы авторы Сәли Вәгыйзов музей комплексы ачылды. Музей-йорт Сәли Вәгыйзов бала һәм үсмер чагын уздырган өй нигезендә корылды.
Бу төзелеш район һәм авыл администрациясе, шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Бөтендөнья татар конгрессы ярдәме белән алып барылды.
Музейны ачу тантанасында Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров катнашты.
Ирле-хатынлы Сәли Вәгыйзов һәм Рәмзия Вәлитова – беренче татар әлифбасы авторлары. Гомерен татар фәненә хезмәт итүгә багышлаган Сәли Вәгыйзовның төп казанышы буларак Әлифба дәреслеген төзү санала. Тарихка ул нигездә шушы олы хезмәте белән кереп калды.