Иске йола белән дин тотучылар иконаларыннан төзелгән күргәзмә Казан Кремлендә

2016 елның 18 ноябре, җомга

23 ноябрьдә көндезге сәгать өчтә Казан Кремленең Благовещенье соборы тарих музеенда иске йола белән дин тотучыларның  Уралдагы бер төркеменең иконалар ясаудагы  уникаль традицияләренә багышланган  «Невьянское чудо» («Невьян могҗизасы») дигән күргәзмә ачыла. Экспозициядә иконалар авторлары –  Уралда иске йола белән дин тотучыларның көн күреше,   иконалар язу сәнгатенең тарихы дигән темалар   яктыртыла.

Күргәзмә уздырылган көннәрдә музейда шулай ук Казанның иске йола традицияләрен һәм йолаларын өйрәнүче тарихчылары белән очрашулар, борынгы заман аһәңен саклаган уникаль музыка концертлары, күргәзмә буенча экскурсияләр, шулай ук Казанның иске йола традицияләре белән бәйле урыннарына сәяхәт каралаган.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International