«Идел йорт» театр коллективлары фестиваленең унынчы көнендә бәяләү өчен жюрига ике спектакль тәкъдим ителде.
Рабит Батулланың «Кичер мине, әнкәй» пьесасы буенча Ямаширмә авыл мәдәният йортының халык театры коллективы куйган спектакльнең режиссеры – Филсинә Сәгъдиева.
Рәдиф Сәгъдинең «Сынган беләзек» пьесасын Питрәч район мәдәният йорты театр коллективы өчен сәхнәгә режиссёр Рифат Баһауов куйган.