17 октябрьдән Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең халык һөнәрчелеге өлкәсендә кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм итүгә бүлеп бирелә торган грантларына гаризалар алу дәвам итә.
18 ноябрьдә көндезге сәгать икедә Конкурс комиссиясе утырышында бәйгедә катнашучылар язылган конвертлар ачылып, исемлек игълан ителәчәк. Гариза бирүчеләрнең вәкилләре әлеге утырышта катнаша ала (Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, 201 кабинет).