Кино төшерү тармагы ветераны Тәгъзимә Шәймәрдәновага – Рәхмәт хаты

2016 елның 17 ноябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Камалова кино төшерү тармагы ветераны Тәгъзимә  Шәймәрдәновага  Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының  Рәхмәт хатын тапшырды. Тәгъзимә ханым мәдәнияткә хезмәт итүгә 36 ел гомерен багышлаган.   

Т.Т.Шәймәрданова кинематография өлкәсендә эшләвен 1979 елда Казан киностудиясендә башлый.  Ул төсле тасмалар белән эшләүдә яңа техниканы үзләштерүдә актив катнаша. 

 «Тамырлар», «Иман», « Казан планетасы», «Иван Шишкин», «Салих Сәйдәшев», «Күктау», «Бөркетләр» кебек Татарстанның алтын кинофондына кертелгән күренекле документаль һәм нәфис фильмнар төшерүдә Т.Т.Шәймәрданованың роле гаять зур. 

Соңгы елларда ветеран «Мир» кинотеатрында эшләде. Фильмнар премьералары, кино фестивальләре, тематик кино күрсәтү, кино һәм театр артистлары белән иҗади очрашулар оештыруда актив катнашты.

65 яшьлеген Тәгъзимә Шәймәрданова дуслары, туганнары, якыннары, хезмәттәшләре белән билгеләп үтә.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International