Актерлар йортында яңа театр сезоны ачыуга багышланган кичә булды. Аның төп темасы кино булганга, театр артистлары күренекле фильмнардан җырлар башкардылар.
Гөлназ Галимуллина (Г.Кариев исемендәге Яшь тамашачылар театры), Гүзәл Шакирҗанова һәм Дмитрий Язов (ТЮЗ) чыгышлары тамашачыларда җылы хисләр уятты. Россия Федерациясенең Халык артисты Венера Ганиеваның «Тегеран 43» фильмыннан «Вечная любовь» («Мәңгелек сөю») җырын башкаруы күпләр өчен онытылмас истәлек булып калды.