Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибагатуллин Татарстан Республикасының халык артисты Эдуард Трескинны юбилее уңаеннан котлады һәм аңа Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының рәхмәт хатын тапшырды.
Эдуард Трескин – опера артисты, җырчы, режиссер, Чехия Республикасының рус телендә иҗат итүче язучылары берлеге әгъзасы.
Ул – әдәби әсәрләр, сценарийлар авторы, шулай ук поляк, белорус, татар, венгр, чех, француз телләреннән тәрҗемәләр белән шөгыльләнә. 16 ел Муса Җәлил исемендәге Татар Академия Дәүләт опера һәм балет театры солисты булып эшләгәннән соң, 18 ел Прага дәүләт операсында һәм Чехиянең милли театрында сәхнә тота.
«Казан – минем шәһәр, монда укыдым, 16 ел театр солисты булып эшләдем. Миңа үз заманында Нияз Даутов, Фуат Мансуров, Рәүфәл Мөхәммәтҗанов кебек талант ияләре белән аралашып яшәү бәхете тәтеде. Соңгы елларда Мәскәүдә яшим һәм эшлим, шулай да Казан сагындыра, безнең театр иң яхшысы икәненә тагын бер кат инандым, күпләр аның сәхнәсенә чыгу турында турында хыяллана», – диде юбиляр.
17 ноябрьдә Муса Җәлил исемендәге Татар Академия Дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә Эдуард Трескин юбилеена багышланган «Травиата» спектакле күрсәтеләчәк. Спектакль кичке сәгать алтыда башлана.