Валерий Павловның «Свияжск кешеләре» күргәзмәсе

2016 елның 17 ноябре, пәнҗешәмбе

20 ноябрьдә көндезге сәгать уникедә  Свияжскиның  «Иске су каланчасы» күргәзмәләр залында фотограф-рәссам  Валерий Павловның «Свияжск кешеләре» дигән күргәзмәсе ачыла.

Валерий Георгиевич Павлов (1953  елда  Казанда туган) – профессиональ фотограф, Казанда яши һәм эшли.

Свияжск сурәтләрен камера аша мәңгеләштерүен рәссам 60 нчы елларда, яшүсмерлек чорында ук башлаган.  Утрау-шәһәрчектә реконструкция эшләре ачылгач, элеккеге биналар, йортлар, интерьерның юкка чыгачагы көн кебек ачык була. Автор, тарих өчен мөмкин булганча күбрәк мәгълүматны фото аша киләчәккә тапшыру заруриятен аңлаган хәлдә, шул игелекле эшкә тотынган. Күргәзмә  11 декабрьгә кадәр эшли.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International