Тинчурин театрында Зөфәр Харисовның юбилеена багышланган иҗат кичәсе була

2016 елның 17 ноябре, пәнҗешәмбе

19 ноябрь 17.00дә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисовның юбилеена багышланган иҗат кичәсе була. «Салган сукмагымнан тайпылмам» дип аталган әлеге концерт-тамаша программасында – Тинчурин театры репертуары спектакльләреннән театральләштерелгән өзекләр, «Зө-Ләй-Лә» төркеме, җырчылар Резедә Төхфәтуллина, Илназ Минвәлиев, Илзидә Госманова, шулай ук шагыйрә Шәмсия Җиһангирова чыгышлары. Артистны юбилее белән хезмәттәшләре, якыннары, дуслары, республиканың башка театрлары вәкилләре котлаячак.

Белешмә өчен. Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисов 1956 елның 16 ноябрендә Мөслим районы Түбән Табын авылында туа. 1974 елны, мәктәпне тәмамлагач, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтына килә; остазы Ширияздан Сарымсаков ярдәме белән режиссерлык һәм актерлык серләренә төшенә.

Хәрби хезмәтен төгәлләгәннән соң, 1981 елда Зөфәр Харисов Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрына эшкә чакырыла. Биредә ул тормышта үз юлын таба, танылган актерга әверелә.

Зөфәр Харисов – киң иҗади колачлы күпкырлы актер. Еллар узу белән аның осталыгы арта, сәхнә геройларының психологик холыклары да тирәнәя. Чирек гасыр эчендә артист 90нан артык образ иҗат итә. Алар төрледән-төрле. Болар Гаскәр (“Аршин мал алан”), Рәшит (“Назлы киияү”), Сәйяр (“Әни килде”), Низам (“Хикмәтле доклад”), Хафиз (“Сынган беләзек”), Ямгырчы би (“Итил суы ака торур”), Габдуллаҗан (“Американ”), Шакирҗан (“Сакла, шартламасын!”), Полоний (“Гамлет. Күренешләр”), Җамали  (“Кияүләр”), Габдерәхим (“Бер тамчы ярату”), Йагъкуб (“Йосыф-Зөләйха”), Йозеф Штайнер (“Без барыбыз да кешеләр”), Чичән шагыйрь – (“Кара пулат” опера-риваяте) кебек төрле жанрларда иҗат ителгән, яшьләре, холыклары, кешелек хасиятләре ягыннан бик тә үзенчәлекле булган образлар. Аларның барысы да сәләтле актер тарафыннан тудырылган.

Иҗади фантазия, искиткеч зәвык, стиль һәм жанрны тоемлау хисе, герой психологиясенә тирәнтен үтеп керә белү сәләте, гаҗәеп артистизм, гаҗәеп киң кырлы иҗат диапазоны, һәм, иң мөһиме, көчле һәм үзенчәлекле талант – артист тарафыннан башкарылган рольләрнең һәркайсын нәкъ менә шушы сыйфатлар аерып тора.

Зөфәр Харисов режиссер буларак та үзен күрсәтте. Ул куйган Н.Гыйматдинованың “Сихерче”, Р.Хәмиднең “Исәнлеккә-саулыкка”, Х.Ибраһимның “Бәхетле килен”, Д.Салиховның “Капчыктагы Мәгъфия”, Л.Вәлиевның “Париж егете Әлфәнис” спектакльләре Тинчурин театры сәхнәсендә зур уңыш белән барды.

Артист тарафыннан бихисап рольләр театрда гына түгел, кинода, радиода һәм телевидениедә дә башкарыла. Аңа актив тормыш позициясе, гражданлык хас, аны игелеклелек, кешелеклелек, укымышлылык кебек сыйфатлар бизи. Зөфәр Харисов бүген дә тамашачыларның иң яраткан артистларыннан берсе булып кала бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International