Ноябрьнең 9 ыннан 19 ына кадәр Социаль-мәдәни һәм сәнгать өлкәсендә эшләүче белгечләргә өстәмә һөнәри белем бирү институты Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының кинематография секторы белән бергәләп «Хәзерге шартларда халыкка кино күрсәтү хезмәтен башкаручы муниципаль кино учреждениеләре һәм мәдәният оешмалары эшчәнлеге. Эшкә яңача караш» дигән темага районнардагы кино учреждениеләре җитәкчеләрен һәм белгечләрен укытуны оештыра. Курс 72 сәгатькә каралган.