La Primavera Казан камера оркестры «Ун еллык кардәшлек» дигән яңа проект тәкъдим итә

2016 елның 16 ноябре, чәршәмбе

Проектның авторы –  La Primavera оркестрының җитәкчесе һәм баш дирижеры Рөстәм Абәзов. Казанның махсус музыка мәктәбен тәмамлаган, кайчандыр монда укыткан, аның директоры булган  кеше – Рөстәм әфәнде үзенең сабакташлары – танылган музыкантлар белән бергәләп башкала сәхнәсендә концертлар бирергә ниятли.

Беренче концертта  Софья Гуляк, Вероника Дуркина, Елена Рольбина һәм Елена Лось чыгыш ясаячак. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International