15 ноябрьдә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында коммерциячел булмаган оешмаларга кинематография өлкәсендә кинопроектлар гамәлгә ашыруга субсидияләр бирү өчен сайлап алу уздыруга багышланган экспертлар комиссиясе утырышы булды. Утырышны мәдәният министры, эксперт комиссиясе рәисе А.М. Сибагатуллин алып барды. Анда эксперт советы әгъзалары кино проектларның башлангыч вариантлары буенча фикер алыштылар, тәкъдимнәрен җиткерделәр. Комиссиянең киләсе утырышы декабрь аенда булачак. Ул вакытта кинопроектларның инде әзер вариантлары карап тикшереләчәк.