«Әкият» курчак театрында «Не хочу и не буду» («Көйсез») спектаклен журналистлар өчен махсус күрсәтәчәкләр

2016 елның 14 ноябре, дүшәмбе

17 ноябрьдә кичке сәгать дүрттә «Әкият» татар дәүләт курчак театрында  П.Геннадьеваның «Не хочу и не буду» («Көйсез») дигән спектаклен  журналистлар өчен махсус күрсәтәчәкләр.  

Тамаша  «Мендәрдәге театр» проекты кысаларында иң бәләкәйләргә – 1 яше тулган сабыйларга атап куелган. Кече залның фойесында узачак спектакльләрдә балаларның үзләрен дә  катнаштыру күздә тотыла.

Режиссер-сәхнәгә куючы һәм музыкаль бизәлеш авторы  - Айвар Гыймаев. Рәссам-сәхнәгә куючы - Екатерина Спиридонова.

 8 9046 65 18 14, 237-70-05

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International