Муса Җәлил исемендәге Татар Академия Дәүләт опера һәм балет театры солистлары Мидори Тэрада һәм Коя Окава Красноярскида узган «Гран-При Сибири» («Себер бүләге») халыкара балет конкурсында җиңеп чыктылар.
Бәйге ноябрьнең 7 сеннән 13 енә кадәр мәшһүр рус композиторы Сергей Прокофьевның тууына 125 ел тулу уңаеннан оештырылган «Балет XXI век» дүртенче халыкара форум кысаларында уздырылды. Мидори Тэрада берүзе I премиягә лаек булды, ә Коя Окава алтын медальне Красноярск опера һәм балет театры солисты белән бүлеште.
Форум конкурста җиңүчеләр һәм танылган балет артистлары катнашкан зур йомгаклау концерты белән тәмамланды.