10 ноябрьдә театр фестивалендә Башкортостан Республикасының Стәрлебаш авыл мәдәният йорты каршында оештырылган татар халык театры чыгыш ясады. Коллектив бәйгегә кунак буларак килде. Тамашачылар Стәрлебаш артистлары башкаруында Зөлфия Гыйззәтдинованың «Давыл» спектаклен карадылар.
12 ноябрьдә ике спектакль булды. 14.00дә Түбән Кама районының Каенлы мәдәният йорты халык театры Флорид Бүләковның «Әбиләргә ни җитми?» спектаклен күрсәтте.
Кичке сәгать алтыда Мөслим районы мәдәният йортының татар халык театры коллективы Кәрим Тинчуринның иң танылган әсәрләреннән берсе – «Сүнгән йолдызлар» спектаклен уйнады.