Марыйларның Иделдән Уралга кадәр салган кәрван юлы

2016 елның 14 ноябре, дүшәмбе

11 ноябрьдә көндезге сәгать өчтә Алабуга дәүләт музей-тыюлыгының күргәзмәләр залында Марий Эл Республикасының  Т. Евсеев исемендәге Милли музее фондларында сакланучы экспонатлардан төзелгән «Марыйларның Иделдән Уралга кадәр салган кәрван юлы» дигән күргәзмәне ачу тантанасы булды. 

Күрше республикадан күргәзмәне ачуга килгән мәртәбәле кунаклар алдында  «Марийские зори» һәм  «Ош пеледыш» коллективлары чыгыш ясады.  Беренче экскурсияне Марий Эл Республикасы Милли музееның археология бүлеге мөдире  Диана Ефремова һәм  этнография бүлеге мөдире Дмитрий Байдимиров уздырды.

 Күргәзмәдә  марый халкының милли киемнәре, башлыклары, көнкүреш әйберләре, музыка уен кораллары, кайчандыр кеше кулы җитештергән археология табылдыклары  күрсәтелә.

Шулай ук марыйларның йолалары турында мәгълүмат бирә торган фотосурәтләр, халыкның риваятьләрендә сакланган төрле образлар, билгеләр сурәтләнгән баннерлар да тамашачыларга кызыклы мәгълүмат бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International