«Орган» белгечлеге буенча икенче бөтенроссия конкурсы

2016 елның 14 ноябре, дүшәмбе

«Орган» белгечлеге буенча икенче бөтенроссия конкурсы Казанда ноябрьнең 12 сеннән 18 енә кадәр С.Сәйдәшев исемендәге дәүләт зур концерт залы сәхнәсендә узачак.

Гамәлгә куючылар: Россия Федерациясе Хөкүмәте; Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы.

 Оештыручысы: «РОСКОНЦЕРТ» федераль музыкаль һәм фестиваль программалары дирекциясе.   

Катнашучылар:

Конкурсның шартлары буенча, I турда рәсми чакыру алган музыкантларның саны егермедән дә артмый  (конкурсантларның яше –  18 дән 32 гә кадәр). Икенче турда тугыз кеше катнаша. Финалда нибарысы дүрт кеше чыгыш ясый.

Бүләкләр:

Финалистларның дүртесенә дә акчалата һәм башка төр бүләкләр каралган. Бүләкләр түбәндәгечә бүленә: беренче премия –  240 мең сум  һәм лауреат исеме, икенче премия –  180 мең сум  һәм лауреат исеме, өченче премия –  100 мең сум  һәм лауреат исеме, шулай ук мактау  дипломы, 25  мең сум һәм дипломант исеме.

Конкурсантларның чыгышына мәртәбәле жюри бәя бирәчәк.

 (843)264-27-72.

www.muzkonkurs.ru

 https://www.facebook.com/vmuzkonkurs/

http://vk.com/vmuzkonkurs

 +7 (903) 229-69-06, echishkovskaya@rosconcertcompany.ru

 +7 950 31 40 067, nagornova.aleksandra@mail.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International