«Тукайның дусты – Мәрҗан»

2016 елның 10 ноябре, пәнҗешәмбе

 Милли музейда Мәхмүт Галәүнең тууына 130 ел тулуга багышланган очрашу булачак.


Анда Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр Комитеты рәисе Разил Вәлиев, профессор Фоат Галимуллин, әдипнең иҗатын өйрәнүче галимә, филология фәннәре докторы Флера Ганиева катнашачак. Очрашуга Казан мәктәпләренең татар теле һәм әдәбияты укытучылары һәм Казан федераль университеты студентлары чакырылган.

Махсус шушы очрашуга дип Мәхмүт Галәүнең Хабаровскида яшәгән оныгы Олег Галәветдинов һәм Мәскәүдән оныкчыгы Анастасия Галәветдинова киләчәк.

Бу кичә – Г.Тукайның әдәби-мемориаль музее уздыра торган «Тукай һәм аның тирәлеге» циклыннан.  Тукай белән булган дуслыгы турында Мәхмүт Галәү үз истәлекләрендә язып калдырган.  Шагыйрь Казандагы Иван Харитонов типографиясендә эшләгән вакытта, шулай ук «Болгар» номерларының ул яшәгән 40 нчы бүлмәсенә Галәү еш кына керә торган була. Тукай аны дусларча «Мәрҗан» дип атап йөрткән.  

Кичәдә язучының тормышы, иҗаты белән бәйле сирәк документлар, фотосурәтләр күрсәтеләчәк.

Мәхмүт Галәү – зур язучы, драматург, журналист, публицист, тәрҗемәче, татар әдәбиятында тарихи роман жанрына нигез салучыларның берсе. Ул 1886 елның 23 нче ноябрендә Татарстанның Арча районы Ташкичү авылында мөгаллим-хәлфә гаиләсендә туа. Башлангыч белемне әтисеннән укып алгач, Казандагы бер кадими мәдрәсәдә укый башлый. 1904 елда Әстерхан татар мәктәбенә мөгаллим булып урнаша. Шунда шәһәр татар яшьләренең мәдәният-сәнгать тормышында актив катнаша, Бакуда чыга торган газеталарда мәкаләләрен, язмаларын, фельетоннарын бастыра, ә 1907 елда Әстерханда татар телендә чыга башлаган рәсемле көлке журналы «Туп»ны оештыручылардан берсе булып, журналның кыска гомерендә (өч саны гына чыга) анда сәркатип вазифасын башкара. 1907 елда Мәхмүт Галәүне, балалар арасында атеистик пропаганда алып бара дип, мәктәптәге мөгаллимлек эшеннән чыгаралар. 1907 елның ахырында ул Оренбургка барып, «Кәримов–Хөсәеновлар» ширкәтенең типографиясенә хәреф җыючы һәм корректор булып эшкә керә. 1909—1913 елларда шул ук ширкәтнең китап кибетендә сатучы булып эшли, ә 1914 елда «Белек» исемендә кечкенә генә үз нәшриятын ачып, 1918 елга кадәр аның эше белән җитәкчелек итә. 1911 елда Мәхмүт Галәү беренче сыйныф балалары өчен «Төрки уку китабы» исеме белән табигать, тәрбия, хезмәт, төрле һөнәрләр турындагы хикәяләрдән төзелгән ике кисәкле хрестоматия китабы бастыра. 1912 елда Мәхмүт Галәү  шигъри тәрҗемәләрен һәм үз шигырьләрен бергә туплап аерым китап итеп бастырып чыгара. 1915 елның гыйнварыннан 1917 елның сентябренә кадәр айга 2 мәртәбә татар телендә сатирик «Кармак» журналы чыгарган.

 

Октябрь инкыйлабын Мәхмүт Галәү Оренбургта каршылый һәм беренче көннәрдән үк Совет хөкүмәтенә хезмәткә күчә. 1919 елда ул — Башкортстан Халык Мәгарифенең кантон бүлегендә мәктәпләр секторы мөдире, 1920 елда Оренбург губернасының мәгариф бүлегендә нәшрият эшләрен җитәкли. Гомеренең соңгы елларында ул СССР Язучылар берлеге каршындагы тәнкыйть-библиография бүлегендә эшли.

1937 елның 22 сентябрендә кулга алына. 4 ноябрьдә үлемгә хөкем ителә, шул ук көнне атып үтерелә.

 

Мәхмүт Галәүнең әдәбият өлкәсендәге актив эшчәнлеге 20нче еллардан башлана. Бу чорда язылган күп санлы очеркларында, хикәяләрендә язучы илдә барган үзгәрешләрне, шуңа бәйле рәвештә кешеләр аңындагы, психологиясендәге каршылыклы яңарыш процессларын күрсәтергә омтыла. Аларда яңа кеше проблемасы, искелек белән яңалык көрәше, шәһәр белән авыл мөнәсәбәте кебек әһәмиятле мәсьәләләр күтәрелә («Каяу», «Күкеле сәгать», «Күпнең берсе», «Төеннәр», «Искедән калган мирас» һ.б. хикәяләр).

“Болганчык еллар» («Ил тыныч чакта»), «Мөһаҗирләр» («Ил өреккәндә») романнары бүгенге көндә татар әдәбияты хәзинәсенең иң күркәм, иң мөһим казанышларыннан саналалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International