Казанда рус романслары кичәсе

2016 елның 10 ноябре, пәнҗешәмбе

La Primavera оркестры һәм «романслар патшабикәсе» Юлия Җиһаншина озак еллардан бирле иҗади хезмәттәшлектә.  Рус романслары кичәсе проектын оештыручылар мондый идеянең инде күптән туганлыгын әйтте. Программаның бер өлеше Алабугада, Марина Цветаеваны искә алу көннәрендә үк туган булган. Ул чакта шагыйрә сүзләренә язылган романслардан төзелгән концерт тамашачылар күңеленә хуш килгән.  

Чәршәмбе көн кич белән С.Сәйдәшев исемендәге дәүләт зур концерт залы сәхнәсендә ике зур бүлектән торган яңа программада иң танылган романслар яңгырады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International