Алабугада С. Романовский исемендәге әдәби кунакханә ачылды

2016 елның 9 ноябре, чәршәмбе

Алабугада бу көннәрдә берьюлы зур ике бәйрәмне билгеләп үттеләр: аның беренчесе – Алабуга шәһәре үзәк балалар китапханәсенең 80 еллык юбилее булса, икенчесе – якташ-язучы  Станислав Тимофеевич Романовскийның 85 еллыгы. С.Романовский исемендәге  «Светлый дар» («Күңелне күтәрүче бүләк») әдәби кунакханәсен ачу тантанасы шушы вакыйгага багышланган иде.  

2015 елда бу  проект муниципаль мәдәният учреждениеләренең иң яхшы проектларына ярдәм итү өчен гамәлгә куелган Татарстан Республикасы Хөкүмәте грантына лаек булды.  

Кичәнең тагын бер күңелле мизгеле – ул да булса Үзәк балалар китапханәсе коллективына Алабуга муниципаль районы башлыгының һәм Республика балалар китапханәсенең рәхмәт хатларын тапшыру булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International